Яратам бу алма бәлешен — сез дә пешереп карагыз!
Миңа бу рецептны сеңелем Ләйсән биргән иде, мин аны «Ләйсән пирогы» дип тә йөртәм. Чүпрәсез, җиңел камыр. Хәзер алма өлгереп килә, пешереп карагыз.
Рецепт буенча алынган ашамлыклардан нәкъ тә ике таба алма бәлеше чыга. Таба артык зур түгел, уртача.
Камыр ясау өчен 12 аш кашыгы кефир, 12 аш кашыгы сыек май, 1-2 йомырка, учлап шикәр комы, чама белән тоз, 1 бал кашыгы сода, аш серкәсендә эретелә. «Разрыхлитель» алсагыз да була.
Эчлек өчен кирәк кадәр алма алыгыз.
Камырны гадәти итеп басасыз, катнашмаларны тәртибе белән саласыз. Безне камыр басарга өйрәткәндә әби: «Әзер камыр савыттан аерылмый, кулдан тиз төшә. Басканда өскә күтәребрәк басыгыз, һава керсен, алай камыр әйбәт була», — дип өйрәтә иде. Туйларга ризык пешереп йөрде мәрхүмкәем. Камырны баскач, азрак килеп җитәр өчен калдырып, алма әзерләгез.
Юып, үзегез теләгәнчә турагыз. Турап бетергәч, камырны ике кисәккә бүлеп, уклау белән җәясез. Ул калын булмый. Үзегез чамаларсыз, табага җәйгәч, мин азрак, бер уч тирәсе манный ярмасы сибеп калдырам. Алма салгач, өстенә гөбәдиягә сипкән кебек учлап шикәр комы сибәм. Алмагыз нинди инде, анысын да чамаларсыз. Шикәр комы өстенә кашыклап май салам, ниндие бар. Алай алмасы тәмлерәк була. Ике табага да бәлешне әзерләп бетергәч, өстенә сибәргә азрак шикәр комы, он, берничә тамчы сыек май салып, ярмачыклар ясыйм.
Духовкада пешерәсез. Кискәндә үзен күтәрә алмаганрак тоелса да, суынгач, «гәүдәсе»н тота.
АЛМА ПИРОГЫ
Бу пирогны пешереп карасагыз, нишләп мин моны элегрәк пешермәдем икән диярсез. Ул шундый тәмле, йомшак. кыскасы -телне йотарлык. Пешергән кебек тә тугел, ул өстәлдән шунда ук юк була. #тәмлемарафон
ВКдагы дустыбыз Айгөл таҗиева (Шәйхетдинова) әнә шундый сүзләр язып, укучыларга махсус рецепт нигезендә пешергән алма пирогын тәкъдим иткән.
Безгә кирәк булачак:
Камыр өчен:
— 100 г сыер мае
— 100 г каймак
— 200 г он
-3 аш калагы шикәр комы
-1 чәй калагы камыр көпшәткече(разрыхлитель) (яки 1⁄2 чәй калагы сундерелгән сода)
Эчлек:
— 500 г татлы алма (бакча алмасы булса яхшырак)
— 200 г каймак
-150 г шикәр комы (мин азрак салам
90-100г)
-1 йомырка
— 2 аш кашыгы он
Башта камыр ясыйбыз: йомшак сыер маен шикәр комы белән болгатабыз. Каймак өстибез, кабат болгатабыз.
Камыр көпшәткече белән болгатылган он салып, камыр басабыз. 20-30 минутка суыткычка озатабыз.
Эчлек өчен каймак, шикәр комы, йомырка һәм онны бергә кушып болгатабыз, бераз күпертәбез.
Алманы кабыгыннан чистартабыз һәм юка телемләп турыйбыз.
Камырны суыткычтан алабыз, формага салабыз. Кул белән тигезләп җәябез, кыр-кырларыннан кутәртебрәк калдырабыз.
Алманы тезеп салып,өстенә эчлекне агызабыз.
180* градуска кадәр җылытылган мичкә 50 минутка озатабыз.
Тәмле булсын!
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
Төче камыр рецепты
Таба ашларын күптән инде төче камырдан әзерлим. Беренчедән, төче камырдан әзерләгән өчпочмак-бәлешләр җиңелрәк була. Аннары, чүпрә гөмбәсе организмга тупланып бара, күзәнәкләрне үтерә икән, диләр, белмәссең. Чөнки борынгы кеше чүпрә кулланмаган, колмак әчеткесе ясаган. Икенчедән, чүпрәле камыр безнең ашказаннарына ярамый, саруны кайната. Өченчедән, төче камырны әзерләве дә тизрәк.
Дөресен генә әйтәндә, камырым уңышлы килеп чыкканчы, төрлечә эксперимент ясап караганым булды. Миңа майлы да булмасын, корысы да тәмле түгел. Кетердәп тә торсын, каты да булмасын. Соңгы араларда ризыкларым уңышлы чыга, мөгаен, дөрес рецептка ирештем.
Төче камырдан пешкән ризыкларымның рецептларын сорыйлар иде инде. Ниһаять, сәгате сукты, ахрысы. Әлбәттә, мин аш-су остасы түгел, кемнәрдер миннән мең кат тәмлерәк әзерлидер, камырлары да минекеннән уңарактыр. Иң яхшы рецепт дигәнгә дәгъваламыйм, гаеп итештән булмасын.
Безнең мич зур, бер калаена унбиш өчпочмак сыя. Камырны якынча егерме бишләп өчпочмак чыгарлык итеп ясыйм. Алар бик зур өчпочмаклар түгел.
Зуррак җамаякка 1 бокал җылы сөт салам (бокал 200-220 мл чамасы), 250 г кибет каймагы өстим (15 процент майлылыкта). Кибет каймагы булмаса, сөтне ике бокал итеп алам. 1 йомырка сытам (күп йомырканы яратмый икән төче камыр), 1 чәй кашыгы тоз (тозның да тозлылыгы төрлечә була), 1 аш кашыгы тулыр-тулмас шикәр комы кушам. Онны илим. Минем кечкенә иләгем бар, онны аз-азлап кына, турыдан-туры камыр баса торган җамаякка илим. Онны салып, болгата башлаганчы, шушы он өстенә ике чеметем генә чәй содасы сибәм. Аннары барысын бергә кашык белән туглыйм. Онны гел өсти барам. Кашык белән болгатуы кыенлашкач, камырга 1-2 аш кашыгы үсемлек мае салып (каймак урынына сөт салсагыз, май чак кына күбрәк кирәк), азлап-азлап кына он куша барып, камырны кул белән басып бетерәм. Ул җамаяк төбенә дә, кулга да ябышмый башлый. Кулга ябышкан камырларны кашык кыры белән кырып төшерәм дә, камырны куна тактасына бушатып, инде бераз кунада басам. Барысына бергә унбиш минут чамасы вакыт китәдер. Төче камыр озаграк басканны ярата. Аз гына катырак булган кебек тоелса да, куркасы юк. Югары категорияле аш-су остасы Лилия Байкеева бераз катырак басарга куша, хәзерге оннарның җилемсәсе юк, бераз торгач, йомшап бетә, ди. Әйбәтләп басканнан соң, камырны кимендә 15 минутка (озаграк та ярый) бер читкә алып куеп торыгыз. Бу бик мөһим! Өсте кипмәсен өчен, калынрак тастымал белән каплагыз.
Аннары инде камырдан телим – очпочмак, телим – вак бәлеш, телим – бәрәңге тәкәсе яки зур бәлеш пешерәм. Мичкә тыкканда өстен майламыйм, майны таба төбенә генә салам. Пешеп чыккач, ризыкларның өстенә башта пергамент кәгазе, аның өстеннән тастымал каплап, парландырып алам. Дәү әни, дәмләндереп алу, дип атый иде шуны.
Ризыкка үтә нәзберек балаларым да бик яраталар шушылай пешергән таба ашларын.
Сезгә ошаса, шат булырмын. Чөнки Аллаһы Тәгалә белгәнеңне башкалар белән бүлешүне ярата.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Алма пирогы рецепты
1 ст сөт
1 кап дрожжи (11 гр.)
2 аш кашыгы песок
1 ч.к.тоз
3 аш кашыгы сыек май
3 аш кашыгымайонез
1 йомырка
он күпме ала камыр.
Камыр тыгыз булмасын, шушы камырдан ике пирог чыкты,берсе ачык, берсе ябык(табалар 24 см, 22 см.)
Эчлек:
Алманы турап песок кушарга һәм 1 ч.к манный бутарга.
Ачык пирог итеп творог пирогы ясадым.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
© 2011 — 2021. Заман сулышы. Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Заман сулышы ( Дыхание времени)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС77-47620 от 07 декабря 2011 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Мустафина Розалия Харисовна
Адрес редакции: Республика Татарстан, г. Лениногорск,
ул. Тукая, д. 3
Телефон редакции: (8-85595) 5 — 07 — 72
Тиз өлгерә торган төче камыр рецепты
— Чүпрәле камыр ашагач ашказаным авырта, шуңа күрә төче камырга өстенлек бирәм. Тиз өлгерә торган камыр рецепты әйтә алмассыз микән? (Фәния, Саба).
— Әлеге камырдан гөбәдия, өчпочмак, вак бәлеш һ.б. ашамлыклар әзерләргә мөмкин. Кулланылачак ингредиентларны бергә-бер, тигез күләмдә алырга кирәк. 1 стакан сөт, 1 стакан сыек май (атланмай кулланырга да була), чамасы белән тоз, шикәр комы салып, барысын бергә әйбәтләп болгатабыз, иләгән он өстәп, яхшы итеп камыр басабыз. Камыр 10-20 минут торганнан соң, аннан төрле ризыклар пешерергә була. Шуны онытмагыз: чәй содасы салырга кирәкми, ул камырны каралта.
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
+7 (843) 222-0-999 (1304)
Редакциянең электрон почтасы
Баш редактор урынбасары
Intertat © 2001 — 2020 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин.
«ТАТМЕДИА» АҖ филиалы «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының Intertat (Интертат) республика электрон газетасы редакциясе».
Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2020 елның 17 гыйнварында бирелде. Таныклыкның номеры — ЭЛ № ФС 77 — 77652.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
«Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла.